Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасында бүләкләү тантанасы узды.
Кичә Нурлат шәһәренең «Кондырча» ландшафт паркында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Һава шартлары аркасында бераз соңгарак күчерелгән бәйрәм тантанасы медикларны һәм аларның гаиләләрен җыйды.
Тантаналы өлештә Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул аларның авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев һәм профсоюз комитеты рәисе Нәфис Гыйльфанов та коллегаларына җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар шулай ук медицина хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.
100 мең сумлык шифаханә-курорт дәвалануына сертификат тапшыру бәйрәмнең аеруча җылы мизгеле булды. Аны балта остасы, үз гомеренең 55 елын һөнәренә багышлаган һәм бөтен халыкның хөрмәтен казанган Заһир Хаҗиәхмәт улы Нуриев алды. Бу күңелгә үтеп керерлек бүләкне чара кунаклары алкышлар белән каршы алды.
Рәсми өлештән соң бәйрәм бай программа белән дәвам итте: концерт номерлары, үзәк район хастаханәсе бүлекчәләре арасында күңелле «Медицина стартлары», уеннар һәм мастер-класслар. Медикларның гаиләләре белән бергә актив катнашуы чараның үзенчәлеге булды.