Бүген 13 майда кинәт вафат булган Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинның туган авылында аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган истәлекле чаралар узды.
Нурлат районын Алмаз Әхмәтшин 2018 елдан 2023 елга кадәр җитәкләп, үзе турында җаваплы җитәкче буларак якты истәлек калдырды. Туган авылы Биккол халкы аның исемен мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты.
Күл янында Алмаз Әхмәтшин хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасы үзәк вакыйга булды, чөнки нәкъ тә аның тырышлыгы һәм инициативасы белән күл төзекләндерелде. Тантанага авылдашлары, туганнары, җәмәгатьчелек һәм район администрациясе вәкилләре җыелды.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бикколлыларга һәм кунакларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова мөрәҗәгать итте.
"Биккол авылында истәлек тактасы кую - барлык нурлатлыларның данлыклы якташыбыз һәм хөрмәтле район җитәкчесе турында тирән рәхмәте һәм якты истәлек саклау символы ул. Аны талантлы идарәче, тәҗрибәле остаз һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер торган кеше буларак белгәннәрнең күңелләрендә әлеге истәлек мәңге яшәр", - диде Әлфия Салиховна.
"Алмаз Сәлимович үзенең кече ватанын һәрвакыт хәтерли, ярдәм итәргә омтыла иде. Безнең өчен бу истәлек тактасын ачу зур дәрәҗә һәм шул ук вакытта зур кайгы да. Ул яшь буынга туган җиребезнең лаеклы улы турында искә төшереп торачак", - дип уртаклашты чараны оештыручы һәм башлап йөрүче, Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.
"Безнең гаилә өчен бу бик мөһим чара, безнең өчен якташларымның тормыш иптәшемне искә алу игътибары бик кадерле. Ул, чыннан да, туган авылы - Бикколлының, Бөтен Нурлат районы язмышы өчен борчылып яшәде. Кече ватаныннан йөзләрчә чакрым ераклыкта булса да, аны төзекләндерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеген тапты», – диде Алмаз Сәлим улының тол хатыны Фәридә Наил кызы.
Чарада шулай ук Алмаз Сәлим улының әнисе Гөлҗиһан ханым, кызы Гүзәл, сеңлесе Гөлчәчәк Сәлим кызы, туганнан туган энесе Булат һәм күпсанлы туганнары катнашты.
“Һәр кеше туган авылын яратырга, аның белән горурланып яшәргә тиеш", – дип еш кабатлый иде Алмаз Әхмәтшин. Истәлек тактасының уртасына да нәкъ шул сүзләр язылган.
Чара Биккол мәдәният йортында корбан мәҗлесе уздыру белән дәвам итте. Биредә авылдашлары Алмаз Әхмәтшин рухына дога кылып Коръән сүрәләрен багышладылар, район үсешенә керткән хезмәтен хөрмәт белән искә алдылар.
Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында ТАССРның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында туа. Хезмәт юлын «Татагропромстрой» ААҖдә башлый. Аннары «Авыл җирендәге торак-коммуналь хуҗалыкның республика җитештерү берләшмәсе» ДУПсендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эшли. 2018-2023 елларда Татарстан Республикасының Нурлат районын җитәкли. Аның җитәкчелегендә инфраструктура, төзелеш, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдә төп проектлар гамәлгә ашырыла.
Төзелеш тармагына идарә итүнең зур һөнәри тәҗрибәсен исәпкә алып, 2023 елда Смоленск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына тәкъдим ителә. 2025 елның 13 маенда кинәт вафат булды.