Нурлат педагоглары белем грантларына ия булды

2025 елның 11 июле, җомга

Район укытучылары төгәл фәннәр өлкәсендәге грантлар конкурсында катнашып югары уңышка иреште.

Татарстанда “Физика, математика, информатика укытучыларына ярдәм" грантына конкурс нигезендә сайлап алу тәмамланды. Ул 2025 елның 29 маеннан 2 июленә кадәр дәвам итте, Нурлат районы укытучылары уңышлы нәтиҗә күрсәтте.

Конкурста түбәндәге педагоглар җиңү яулады:

Лилия Гыйләҗева, Нурлат гимназиясенең математика укытучысы

Лариса Мазилкина, Нурлат гимназиясенең физика укытучысы

Светлана Габбазова, 2нче урта мәктәпнең математика укытучысы

Рузилә Гатина, 1нче мәктәпнең информатика укытучысы

Алия Гыймадиева, 4нче мәктәпнең информатика укытучысы

Махсус номинацияләрдә аерым казанышлар билгеләнде:

 

«Яшь математика укытучысы» номинациясендә Вәлитова Язилә (Нурлат гимназиясе) җиңде

"Педагог-физика-математика түгәрәге җитәкчесе" номинациясендә җиңделәр:

Вероника Наумова (Егоркино мәктәбе)

Татьяна Маликова (1нче урта мәктәп)

Укучылар арасында шулай ук уңышлар билгеләп үтелде: Нурлат гимназиясенең 7нче физика-математика сыйныфы укучысы Емельянова Дарья «Физик - математик алгарыш» проекты кысаларында акчалата бүләк конкурсы җиңүчесе булды.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Аларның казанышлары -безнең төбәктә төгәл фәннәр өлкәсендә мәгариф үсешенә мөһим өлеш кертү ул.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International