Көчле җил һәм яшен: сәгать 14:00тән соң Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк

2025 елның 11 июле, җомга

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 2025 елның 11 июлендә 14:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр шторм кисәтүе игълан итте.

Белгечләр көчле җил һәм яшенле яңгыр фаразлый. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга, ә кайбер районнарда секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук көчле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International