Волонтер Наил Исхакович инициативасы һәм Нурлатның үзәк авылара китапханәсенең «Игелек өләшүчеләр» проекты ярдәме белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар Зөя утрау-шәһәрчегенә барып кайтты.
Сәфәр Нурлат балалары өчен бушлай экскурсия оештырган музей-тыюлык администрациясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Үзеңә ышан» проектында катнашучылар борынгы шәһәр атмосферасы белән танышты, аның тарихы турында мәгълүмат алды һәм тарихи биналарның матурлыгына сокланды