Роспотребнадзор түләүле белем мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр бирә

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

 Гражданнарга түләүле белем хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы   тематик консультация бирү өчен "Кайнар линия" эшли.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2025 елның 7 июленнән түләүле белем бирү хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы тематик «Кайнар линия» ачылган.

2025 елның 7 июленнән 18 июленә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге белгечләре Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында түләүле белем бирү хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр, шартнамәләр төзү тәртибе, акчаларны түләү, кире кайтару һәм башка сорауларга кагылышлы киңәшләрен бирәчәк.

Гражданнарга тематик консультацияләр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегендә (884345) 2-08-83 телефоннарына шалтыратып (884345) көн саен 09.00дан 17.00гә кадәр ял көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00кә кадәр тәнәфес, үткәреләчәк.  Шулай ук республика халкыннан шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәге телефоннары аша да кабул ителә: (843) 221-90-16 - көн саен 09.00дан 17.00гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең – 8 (917)224-87-94 - дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00нан 16.00га кадәр; җомга көнне: 10.00нан 15.45кә кадәр, 12.00дән 12.45 кә кадәр тәнәфес.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International