Якташыбызга Татарстан Рәисе Указы нигезендә мактаулы исем бирелде

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Нурлат район кулланучылар җәмгыяте» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Хәмидуллин Равил Сәмигулла улына «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Равил Сәмигулла улы кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен шундый танылу алды. Нурлат районы кулланучылар җәмгыятен ул 10 елдан артык уңышлы җитәкли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International