Нурлатның өч мәктәбе Алдынгылар хәрәкәтенең Бөтенроссиякүләм конкурсында призер булды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Алдынгылар хәрәкәте бүлекләренең масштаблы конкурсына йомгак ясалды.

Нурлатның өч мәктәбе — 2нче урта мәктәп, Биләркүл һәм Егоркино - югары дәрәҗәдә оештыру һәм креатив якын килү күрсәтеп, призлы урыннар яулады.

Командалар II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр һәм үз бүлекләрен үстерү өчен 300 000 һәм 200 000 сум күләмендә финанслау алачак.

Конкурска 24 бирем, меңләгән фотография, видеоролик, акция һәм чаралар кертелгән иде. Җиңү айлар буе тырышып эшләү, иҗат итү һәм бердәм команда хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International