Нурлатта берничә дистә ел бергә тату гомер кичерүче парларны котладылар

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлатта күп еллар матур һәм тату яшәгән парларны котладылар.

Бәйрәм көнендә “Теат” скверы сәхнәсеннән гаилә тормышы соклану һәм үрнәк булырлык парлар адресына тирән хөрмәт белән котлаулар яңгырады.

"Ныклы гаилә - балаларны уңышлы тәрбияләүнең нигезе ул, игелекле, тату гаиләдә игелекле, тәүфикьлы балалар үсә. Алар тәрбияле, белемле, яхшы максатларга омтылучы булып үсә. Әлбәттә, дәүләтнең көче – нык гаиләләрдә. Нурлатта 500дән артык күп балалы гаилә, 200дән артык баланы алып тәрбияләүче 127 гаилә тәрбиягә бар», - дип билгеләп үтте район Башлыгы Дамир Ишкинеев.

Район Башлыгы үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлешләрен керткән үрнәк гаиләләрне билгеләп үтте. Чөнки гаилә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе һәм нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда гаилә кыйммәтләренә, туган җиребездә тарихи урнашкан традицияләргә бик сакчыл карыйлар.

Дамир Ишкинеев, котлауларын һәм җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләү тантанасын ачып җибәрде. Шулай итеп, алтын туйларын билгеләп үткән пар -  Әнвәр Имам улы белән Рәсимә Минзакир кызы Камалетдиновларга –«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» иҗтимагый медален һәм бүләкләр тапшырылды.

Сәхнәгә 50, 45 һәм 40 ел бергә гомер иткән, бәхетле никахта лаеклы балалар тәрбияләгән, оныклар үстерергә булышкан гаилә парлары чыкты. Алар хөрмәтенә сәхнәдән район үзешчәннәре, балалар коллективлары иң яхшы иҗат номерларын башкарды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International