Нурлат гаиләләре «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм нәсел шәҗәрәсе фестивалендә катнашты

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Фестивальнең финал чарасы бүген Казанда узды.

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлат гаиләләре «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  республикакүләм нәсел шәҗәрәсе фестивалендә катнашты. Нурлаттан фестивальдә муниципаль этапта җиңүчеләр: Закировлар, Минһаҗевлар-Сатдаровлар һәм Сандрюхиннар гаиләләре катнашты.

Чара Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы сәхнәсендә узды. Катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Гаилә тарихын сакларга тиешле фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта. Быел конкурска бөтен республикадан 299 гаилә гариза биргән. Зона этабында 41 гаилә көч сынашты, ә финалга шәҗәрәләрен саклаучы иң тату алты команда чыкты. Аларның күбесе Татарстан тарихында сизелерлек эз калдырган.

Шуны да искәртик: Нурлатта узган фестивальнең район этабында 6 гаилә командасы катнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International