Бүген Нурлатта, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Анастасия Хәлиуллинаны улы Кәрим белән бала тудыру йортыннан чыгардылар.
Аларны зур һәм тату гаилә – ире һәм әтиләре Руслан кызы Карина каршы алды.
"Хатыным һәм улымны бала тудыру йортыннан бәйрәм көнендә чыгарулары бик күңелле. Хәтта көтмәгән идем", - дип уртаклашты Руслан Хәлиуллин.
Гомумән, әби, бабай, абыйларының гаиләләре һәм, сеңелләре өчен, кыскасы барысы өчен дә, бәйрәм датасы чыннан да гаилә бәйрәменә әверелде. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның котларга килүе дә шатлык өстәде. Ул гаиләне уллары тууы белән котлады, туу турында таныклык, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
"Кәримгә сәламәт булып үсүен телибез. Бәхетле яшәгез", - дип теләде Дамир Азат улы.
Хәлиуллиннар исә гаиләләре ике бала белән генә чикләнмәсен иде, дип өметләнәләр.
"Үз әти-әниләрем үрнәгендә, ә минем ике абыем һәм апам бар, безнең гаилә дә күп балалы булыр дип планлаштырабыз. Өченчесенә дә киләчәкмен әле", - дип уртаклашты Анастасия Хәлиуллина.