8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Гаилә - ул барлык башлангычларның башы, Һәр кешенең тормышында ышанычлы терәк. Авыр минутларда без гаиләдән, туганнарыбыз, якыннарыбыздан ярдәм, кайгыру һәм юаныч эзлибез, тормышыбызда бәхетле, игелекле вакыйгалар булганда гаиләбез белән бергә куанабыз һәм шатланабыз! Гаиләдә балалар туа һәм беренче адымнарын ясый, гаилә үзенең яраткан остазларын – олыгаеп баручы әти-әниләр, әби-бабайларны саклый һәм хөрмәт итә. Гаиләдә тормышыбызда иң мөһим карарлар кабул ителә. Ватанга булган мәхәббәт, аның тарихына - хөрмәт, Ватан алдындагы бурычны үтәү хисләре нәкъ менә шунда салына.
Барыгызга да иминлек, ныклы сәламәтлек, озак еллар мәхәббәттә һәм татулыкта яшәвегезне телим!
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев
Фотосурәт архивтан алынды