Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә яшь гаиләләргә ярдәм чаралары турында

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Россиялеләр гаилә бәхетен саклаучылар булып саналган ирле-хатынлы изгеләр кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә ала.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү, күп балалы булу һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту – «Гаилә» илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе. Ана капиталы, социаль контракт һәм башка түләүләрне һәм ташламаларны хәзер автомат рәвештә алырга мөмкин.

Бу социаль казначылык төзелгәннән соң мөмкин булды – ул дәүләт ярдәменең мөмкин булган чаралары турында актив (гаризасыз) мәгълүмат бирүне һәм түләүләрне гадиләштерелгән шартларда белешмәләр җыюдан башка, гариза буенча яки хәтта аннан башка алуны күздә тота.

Хәзер түләүләрнең 61 төре бар, шуларның 35ен кешеләр автомат рәвештә ала (гариза бирергә кирәкми). Шундый ук схема буенча социаль контракт төзергә мөмкин. Агымдагы елда 110,7 мең социаль контракт төзелгән, 323,3 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Бала тууны теркәгәннән соң ана капиталына сертификат шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында актив рәвештә бирелә. Ел башыннан бирле балалары булган 800дән артык гаилә бу ярдәмне кулланган.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ярдәм чараларын билгеләү уңайлылыгы өчен бердәм цифрлы платформада җиде мәгълүмат банкы булдырылган: күп балалы гаиләләр, ветераннар, тәрбияләнүче балалар, башка ташламалы категорияләр буенча. Киләсе адым төбәк түләүләрен социаль казначылыкка күчерү булачак.

Алга таба сезнең муниципаль район буенча мисал китерергә тәкъдим итәбез.

Мәсәлән:

- социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашыру турында (декретта булганда эшкә күп вакыт бүлеп бирү кыен, әмма эшмәкәрлекнең өстенлеге уңайлы график төзүдә. Шулай итеп, декрет ялында булганда әни кеше Интернетта «Социаль контракт» программасы турында мәгълүмат тапкан. Нечкәлекләрен белеп, инглиз теле мәктәбен ачу буенча бизнес-план эшләгән. Тәфсилле консультациядән соң дәүләт хезмәтләренә гариза бирүне башкарып чыккан. Эшмәкәрлек компетенциясенә онлайн-тестлаштыру узган. Ведомствоара комиссия утырышында бизнес-план хупланган).

- бала туганнан соң түләүләр турында (туу турында таныклыкны «Дәүләт хезмәтләре» порталында рәсмиләштерәлләр). Шунда ук, шәхси кабинетка, бала туганда түләүне кабул итү турында хәбәр килә. Ана капиталы белән дә сорау булмаган: сертификат шәхси кабинетка килгән.  Яшь ата-аналар дәүләт ярдәме акчаларын күчемсез милек сатып алуга юнәлтергә планлаштыралар, чөнки хәзер әти-әниләре  фатирында яшиләр).

Балалар - ул бәхет, дәүләт йөклелекне һәм бала табуны хуплый, яшь гаиләләргә ярдәм итә, бу яшь ата-аналарга үзләрен ышанычлы хис итәргә һәм балаларын тынычлыкта тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International