Нурлат районында яшәүчеләрне "Земство мәдәният хезмәткәре” программасында катнашырга чакырабыз

2025 елның 8 июле, сишәмбе

«Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул итү 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу эшкә авылга яки зур булмаган шәһәргә күчү, тормышны җайга салу өчен 2 миллион сумга кадәр акча алу һәм ил үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге.

Китапханәләрдә, мәдәният йортларында, музейларда һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә туры килә торган вакансияне Россия Мәдәният министрлыгы сайтында табарга мөмкин: https://culture.gov.ru/about/zemstvo-worker-program биредә бөтен ил буенча 4 500дән артык вакансия тәкъдим ителгән.

Программада җиңүчеләр түбәндәгеләргә ия булачак:

- бер мәртәбә 2 миллион сумга кадәр түләү алу хокукы;

– торак, ипотека, җир белән ярдәм итү мөмкинлеге -төбәккә карап;

- үзеңнең һәм тулы бер торак пунктның киләчәген үзгәртергә реаль мөмкинлек.

Программа «Гаилә» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә – ул мәдәни инфраструктураны үстерергә һәм яшисе, балалар тәрбиялисе һәм каласы килә торган мохит булдырырга ярдәм итә.

Заявканы 15 июльгә кадәр бирергә өлгер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International