Дача - шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итә торган, табигать белән ләззәтләнә торган һәм вакытны гаиләбез һәм дусларыбыз белән үткәрә торган уңайлы урын.
Әмма, кызганычка каршы, рәхәт атмосфера еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмауга китерергә, фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
Дачада янгын чыгу - ул милекне югалту гына түгел, ә тормыш өчен реаль куркыныч тудыру да.
Шуңа күрә ялыгызның куркынычсыз һәм күңелле узуы өчен, берничә мөһим аспектка игътибар итәргә кирәк:
Куркынычсызлыкны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк:
• Янгын турында хәбәр бирүче җайланманы куегыз: ул төтен чыга башлавы турында вакытында хәбәр итәр һәм сезнең бинадан чыгу өчен мөмкинлегегезне тәэмин итәр.
• Янгын сүндергеч җайланма сатып алыгыз: аны алдан кулланырга өйрәнегез. Иң яхшысы – берничә янгын сүндергечен кул астында саклау: берсен - өйдә, икенчесен - урамда.
• Янгынга каршы тору өчен су тутырылган савыт яисә кое казыгыз: бу сезгә янгын чыккан очракта су алырга мөмкинлек бирәчәк.
• Территорияне коры үләннән һәм чүп-чардан чистартыгыз: йорт тирәсендә янгынга каршы полоса булдырыгыз.
• Электрүткәргечләрне карап-тикшереп торыгыз: иске чыбыкларны һәм розеткаларны алыштырыгыз.
• Ачык уттан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез: җилле вакытта учак якмагыз һәм аларны караучысыз калдырмагыз.
• Барлык гаилә әгъзаларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез: янгын чыкканда ничек эш итәргә һәм янгын сүндерү чараларының кайда урнашканын сөйләгез.
Янгын вакытында нишләргә:
• Кичекмәстән 101 яки 112 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратыгыз.
Куркынычсыз булса, утны кул астындагы чаралар белән сүндерергә тырышыгыз.
Кешеләрне өйдән эвакуацияләгез.
Яна торган өйгә кермәгез.
73 нче ПЧ инструкторы Таңсылу Әхәтова