"Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” чарасы бу юлы Нурлат аграр техникумын тәмамлаучылар өчен оештырылды.
Күптән түгел генә аграр техникумда чыгарылыш кичәсе узды, кичәге студентларның күбесе бүген эш эзли. «Агрегатларга, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау» белгечлеге буенча белем алган Айдар Мортазин, вакансияләр турында мәгълүмат алырга, туган шәһәрендә калырга ниятли.
- Икенче курста ук механик, слесарь таныклыгы алдым, диплом төрле вариантларны карарга мөмкинлек бирә. Мин әле кайсы һөнәргә өстенлек бирергә икәнен хәл итмәдем, Шуңа Күрә Нурлатта эш урыннары тәкъдимнәре, хезмәт хаклары белән җентекләбрәк танышырга телим. Яраклы вакансия булса, шунда ук эшкә урнашырга уйлыйм. Практик күнекмәләрне мин техникум остаханәләрендә дә, «КАМАЗ» Двигательләр заводында да алдым. Алга таба тәҗрибә тупларга һәм карьера баскычыннан күтәрелергә ниятлим - дип уртаклашты егет.
Ә менә шәһәрдәшебез Ирина Овсянникова пешекче һәм кондитер белгечлегенең беренче курсын гына тәмамлаган. Шуңа да карамастан, вакансияләр ярминкәсендә катнашып, инде хәзер үк җирле хезмәт базарында пешекчеләргә ихтыяҗ бармы икәнен белергә булган, чөнки бу уку йортына яраткан шөгыле буенча һөнәр алу өчен кергән.
- Аграр техникумда без икмәк пешерүче, кондитер, җәмәгать туклануы пешекчесе һәм хәтта пешекче-идарәче һөнәрләрен алачакбыз. Киләчәктә мин эшмәкәр булырга, кофейня яки кафе ачарга телим, - дип планнары белән уртаклашты ул.
Вакансияләр ярминкәсендә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 400дән артык эш урыны тәкъдим итте. Оешма - предприятиеләр вәкилләре актлар залында кирәкле белгечләр, эш шартлары, хезмәт хакы, һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. «БиСофт» мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучылары арасында анкета уздырды.
«Безнең компания киңәергә җыена, шуңа күрә без эш эзләүчеләрнең нинди һөнәрләргә өстенлек бирүен, аларның белемнәре туры киләме-юкмы икәнен белергә теләдек. Мондый формада сораштыру уздырганнан соң без лаеклы кандидатларга шалтыратачакбыз һәм аларга эш урыннары тәкъдим итәчәкбез», — дип уртаклаштылар алар.
«ЭПУ Сервис»ның Нурлат филиалы директоры Дмитрий Тамков та вакансияләр ярминкәсенең файдалы булуын бәяләде.
- Бүген бөтен җирдә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Эш урыннары буш булмасын өчен яшьләрне күбрәк җәлеп итәсе килә, шуның белән нурлатлыларның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүен өмет итәбез. Кирәк булса, үзебез автомеханик, слесарь һәм башка эшче һөнәрләренә өйрәтә алабыз. Безнең өчен иң мөһиме — яшьләрнең эшләргә теләге булу, - диде ул.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган Бөтенроссиякүләм вакансияләр ярминкәсе кичәге студентларга укуларын тәмамлаганнан соң бернинди тырышлык куймыйча эш табарга мөмкинлек бирде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, районда бүгенге көндә 45 эшсез теркәлгән.