Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында эшчәнлекләре сәләтле балаларны үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән педагогик хезмәткәрләргә грант бирү актив гамәлгә ашырыла

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Менә, шатлыклы хәбәр килеп иреште! “2025 елда гомуми белем фәннәре буенча Бөтенроссиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә ярдәм” грантын алуга конкурс җиңүчесе булып Нурлат шәһәренең  Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе технология укытучысы Наталия Петровна Кутузова танылды.

 

Бу вакыйгага аңлатма биреп Мәгариф идарәсе башлыгы А. Н. Рәхмәтуллина: «Сәләтле балаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү — эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлеше. Без районыбызда Наталия Петровна кебек үз хезмәтләре һәм эшләрен яратып башкарулары белән яшь талантларның потенциалын ачарга ярдәм итүче талантлы мөгаллимнәрнең булуы белән горурланабыз. Бу җиңү - аның югары профессионализмын һәм эшкә тугрылыгын лаеклы тану!»

Наталья Петровнаның хезмәте, Нурлат укучыларының талантларын үстерүгә керткән өлеше игътибарсыз калмады. Аны шулай ук «Татнефть»нең «Сәләтле балалар» хәйрия фондында билгеләп үттеләр, бу аның югары профессиональлеге һәм эшенең әһәмиятенең тагын бер дәлиле булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International