Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында хәрәкәт вакытлыча туктатылды

2025 елның 8 июле, сишәмбе

«Татанефтедор» НУАД оешмасы Кузайкино – Нурлат юлының капиталь ремонтка бәйле рәвештә ябылуы турында хәбәр итә (Киекле авылыннан алып Рус Богдашкиносы авылына кадәр 2 км 200 м озынлыктагы участок).

Әлеге участокта юл хәрәкәте 2025 елның 01 июленнән 01 сентябренә кадәр тулысынча тыела.

"Әйләнеп узу өчен Аксубай – Федоровка һәм Чистай - Аксубай – Нурлат автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләре кую схемасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән", - диелә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми хәбәрендә.

Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International