Нурлатлыларга сулыкларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерәләр

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаиләнең барлык әгъзаларын суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштырырга киңәш итә.

- суга елып төшәргә мөмкин булган урыннарда басып торма һәм уйнама! Сөрлеккәнеңне җиңел генә, сизмичә дә калырсың, сулыкның артык тирән дә булуы  ихтимал.

 таныш булмаган җирләрдә суга суга чумма! Су астында куркыныч предметлар булуын, үзеңнең җәрәхәт алу мөмкинлеген истән чыгарма.

- суда йөзгәндә кулдан ясалган җайланмаларны кулланма! Көчле агым һәм синең авырлыгыңнан кулдан ясалган сал аварга яки җимерелергә мөмкин.

- рөхсәт ителгән урыннарда, җиһазландырылган пляжларда гына коеныгыз! Анда куркынычсызлыкны коткаручылар күзәтә.

 кабартылган матрасларда ярдан ерак йөзеп кермәгез, чөнки матрас яки башка шундый әйбер көтмәгәндә һавасы чыгып чумарга мөмкин, үзеңә дә йөзәргә туры киләчәк!

 суда вертикаль торудан сакланыгыз. Суүсемнәр белән капланган ләмле төптә йөрмәгез. Төптә су да күпкә салкынрак.

 көчле агым белән көрәшмәгез! Юкка көч сарыф итәргә кирәкми. Акрынлап ярга якынлашып, агым уңаена йөзегез!

 су коену сезоны алдыннан табибка барыгыз! Әгәр син күптән түгел авырып киткәнсең икән, сулыкта ял итү синең сәламәтлегеңне кискен какшатырга мөмкин.

 өшемәгез, артык җылынмагыз! Ашаганнан соң 1,5-2 сәгать тәнәфес ясагыз!

- су-18дән түбән, һавада-22 дән аз температурада коенмагыз. Көчле җил вакытында да өйдә калу яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International