Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктурасы» илкүләм проектының төбәкләрдә юл челтәре сыйфатын һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралары актив гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге дүрт төп автомобиль юлында эшләр уңышлы тәмамланган инде. Илкүләм проект кысаларында түбәндәге автомобиль юлларының аерым участоклары ремонтланган: Нурлат шәһәрен әйләнеп узу юлында, Нурлат шәһәрен урап узу юлы, Базарлы Матак-Мамык, Нурлат-Түбән Нурлат-Степное Мамыково. Бу юллар, торак пунктларга транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итеп һәм Нурлатның шәһәр инфраструктурасына йөкләнешне киметеп, район өчен мөһим әһәмияткә ия. Ремонтланган участокларның гомуми озынлыгы 3 км дан артык.
Эшләр илкүләм проект таләпләренә туры килә торган һәм яңартылган юл өлешләренең озак хезмәт итүен гарантияләгән өр-яңа технологияләр һәм материаллар кулланып башкарылган. Юл өслегенең сыйфатына гына түгел, юл яны инфраструктурасын төзекләндерүгә — заманча юл билгеләре куюга, яңартуга да аерым игътибар бирелә.
Нурлат районында юл инфраструктурасын яңарту-Татарстан Республикасының транспорт челтәрен үстерү буенча системалы эшнең бер өлеше. Нигезне регенерацияләү һәм грунтны тотрыкландыру кебек ремонт вакытында кулланыла торган заманча технологияләр юл өслегенең хезмәт итү вакытын сизелерлек озынайтырга һәм хәрәкәт итү уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин сүзләренә караганда, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм төбәкнең икътисадый үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия.