“Татнефть” оешмасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган “Мәдәни мохит" проекты кысаларында Нурлат артистлары Чирмешән авылының “Яшьләр” скверында концерт куйды.
Чара җылы, бәйрәм рухында узды һәм бик күп тамашачыларны җыйды. «Грани» мәдәни-ял үзәгеннән Фәүзия Кәлимуллина һәм Сирень Айткулованың моңлы чыгышлары кунакларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Артистлар югары дәрәҗәдәге осталык һәм сәнгатькә мәхәббәт күрсәтеп, халык һәм заманча композицияләр башкарды.
“Мәдәни мохит" - Татарстан районнарының иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы проект. Җәй дәвамында республика халкы һәм кунакларга концертлар, фестивальләр, мастер-класслар һәм башка мәдәни вакыйгалар тәкъдим ителәчәк.