7 июльдә сәгать 16:00да Шикәрчеләр микрорайонында «Татарстанда - җәй» проекты кысаларында кызыклы чара узачак.
Нурлат халкын «Халык уеннары: сакларга вакыт» мавыктыргыч күңел ачу - уен программасы һәм «Милли төсләр» иҗади мастер-классы көтә.
Чара саф һавада урамда узачак һәм балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак.