Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көнен үткәрәчәк

2025 елның 6 июле, якшәмбе

2025 елның 10 июлендә сәгать 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе бер үк вакытта идарәдә һәм 12 территориаль бүлектә бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Нурлат, Аксубай, Алексеевск һәм Чирмешән районнарында консультацияләр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 10. Эшмәкәрләр ведомство компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр ала алачак.

Белешмәләр алу өчен элемтә телефоннары:

Нурлат: (84345) 2-08-83, 2-05-38

Әлки районы: (884346) 2-10-89

Аксубай районы: (884344) 2-74-55

Мөһим мәгълүмат:

Килергә теләүчеләргә алдан консультациягә язылырга һәм бүлекчәгә килгәндә индивидуаль саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International