Иске Авылның Авыл көне якташларыбыз белән очрашырга, бергә җыелышырга матур сәбәп булды: бәйрәмгә Иске Авылда туып-үскән күпсанлы кунаклар җыелды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бәйрәмгә җыелучыларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов сәламләде. Бәйрәмдә Казаннан һәм Чаллыдан Нурлат Якташлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Чара вәгазь сөйләүдән һәм дога кылудан башланды. Бәйрәм авылның көнүзәк проблемалары буенча да фикер алышу урынына әверелде, якташлар авылның киләчәге турында да фикер алыштылар. Ә район үзешчәннәренең концерт номерлары чарага ямь өстәде.
Бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да аны оештыруны башлап йөрүче Рәмзия Галләметдиновага рәхмәт җиткерделәр һәм киләчәктә дә якташларыбызны җыярбыз, дигән өмет белдерделәр.