Нурлаттан технология укытучысы Наталия Кутузова олимпиада җиңүчеләрен әзерләве өчен грант алды

2025 елның 5 июле, шимбә

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында сәләтле балалар белән эшләүче педагогларга грант ярдәме күрсәтелә.

2025 елда «Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә ярдәм» гранты  конкурсы җиңүчесе булып Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең технология укытучысы Наталия Петровна Кутузова танылды.

Аның талантлы укучылар үсешенә керткән өлеше шулай ук «Татнефть»нең «Сәләтле балалар» хәйрия фонды тарафыннан да билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International