Автомобильләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2025 елның 5 июле, шимбә

Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү-автотранспортта янгын чыгуны булдырмау өчен мәҗбүри шарт. Янгыннарның төп сәбәпләре:

Гаражларда:

Ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту, факеллар куллану).

Электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Үткәргеч яки приборларның төзек булмавы.

Ягулык-майлау материалларын дөрес сакламау һәм машинага ягулык салу кагыйдәләрен бозу.

Автомобильдә:

Электр системасы яки ягулык аппаратурасы ватылу.

Салонда тәмәке тарту, ачык ут куллану.

Двигательне факеллар яки эретеп ябыштыру лампалары белән җылыту.

Ремонт вакытында:

Электр белән эретеп ябыштыру эшләре вакытында кагыйдәләрне үтәмәү.

Кыска ялганышлар, тәэмин итү системасының төзексез булуы.

Куркынычсызлык чаралары:

Ремонтлаганда двигательне сүндерергә.

Көчәнеше 12Вка кадәр булган лампаларны кулланырга.

Саклагычларны кыска ялганышны бетергәннән соң алыштырырга.

АКБны зарядкага куйганда янәшәдә ялкынлы ут булмасын— шартлау куркынычы булган водород бүленеп чыга.

Хуҗа кешенең җаваплылыгы - автомобиль һәм гаражның янгын куркынычсызлыгы нигезе.

73 нче ПЧ ГПП ПП инструкторы Г. Батршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International