Нурлаттан тагын 22 егет хәрби хезмәткә китте: язгы-җәйге чакырылыш тәмам

2025 елның 4 июле, җомга

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев булачак Ватанны саклаучыларга теләк-киңәшләрен белдерде.

Бүген Нурлат шәһәре хәрби комиссариатында язгы-җәйге хәрби хезмәткә чакырылыш егетләренең соңгы төркемен ашыгыч хәрби хезмәткә озату булды. Бу юлы 22 егет армиягә китте, шуның белән Нурлат егетләрен быел язгы - җәйге озатуны төгәлләделәр. Бу чакырылыш чорында Россия Кораллы Көчләре сафларын Нурлат районыннан барлыгы 80нән артык егет тулыландырды.

Туганнары, дуслары, якыннары озатып калучылар арасында 20 яшьлек Данил Тарасов та бар иде. Күптән түгел Ульяновск дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллиятен тәмамлаган, коткаручы һөнәрен алган. "Армия - ул патриотлык, батырлык һәм кыюлык. Бабам да, әтием дә хезмәт иттеләр, хәзер -  минем чират. Юкка гына коткаручы һөнәрен сайламадым -   мин кешеләргә ярдәм итәргә өчен яратам", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Данил.

 

Данилны горурланып аның әти-әнисе, Дмитрий һәм Надежда Тарасовлар, һәм энесе озатып калды. "Улым белән горурланам. Барыгызга да уңышлы хезмәт итүегезне, ышанычлы иптәшләр табуыгызны телим. Армия дуслыгы - ул гомер буена", - дип теләде чик буе гаскәрләрендә хезмәт тәҗрибәсе булган Дмитрий Николаевич.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм авыл җирлекләре башлыклары булачак Ватанны саклаучыларга котлау сүзләре белән чыгыш ясады. "Һәр сәламәт егет, Ватанга бурычын түләп, хезмәтне үтәргә тиеш. Армия-чыныгу, батырлык мәктәбе, тормышта сезнең дөрес адымыгыз. Бергәрәк булырга тырышыгыз, уставны берсүзсез үтәгез һәм җаваплылыкның җитди икәнлеген истә тотыгыз", - дип ассызыклады Дамир Азат улы.

Юлга чыгар алдыннан практик киңәшләрне Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин бирде. "Бүген егетләр Казанга җыю пунктына китәләр. Анда алар бүленеш узачак һәм бөтен Россия буенча хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Нурлат егетләре һәрчак лаеклы хезмәт итәләр, без даими рәвештә рәхмәт хатлары һәм командирлардан уңай бәяләмәләр алабыз. Бу чакыру да ышанычны аклар дип ышанабыз. Без егетләрне озаткан арада, бер ел элек киткән егетләр, батыраеп һәм ныгып өйләренә әйләнеп кайталар. Армия-лаеклы тормыш мәктәбе, ул күп нәрсәгә өйрәтә", - диде Заһир Кәрим улы.

Нурлат районыннан барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа белем, тәҗрибә туплап һәм армиядә чын дуслар табып, тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International