Нурлат элеваторлары яңа уңышны кабул итәргә әзер

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Республика комиссиясе районның икмәк кабул итү предприятиеләре торышын бәяләде.

Бүген Нурлат районында икмәк кабул итү предприятиеләренең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә әйдәүче белгечләрдән торган республика комиссиясе «Нурлат элеваторы»ында һәм «Агропорт-хәләл» җәмгыятендә булды. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Люция Хәйруллина, «АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, шулай ук Нурлат районы элеваторлары вәкилләре керде.

Тикшерү үткәрүнең максаты предприятиеләрнең матди-техник базасы торышын һәм аларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяләү иде. Комиссия барлык объектларны җентекләп карап чыкты, ашлыкны саклау җайланмаларына, инфраструктурага һәм булган шартларга игътибар итте.

Тикшерү йомгаклары буенча комиссия «Нурлат элеваторы» ябык акционерлык җәмгыяте һәм «Агропорт-хәләл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2025 ел уңышын кабул итүгә тулысынча әзер, дигән нәтиҗәгә килде. Моңа предприятие җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең үзара килешеп эшләве нәтиҗәсендә ирешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International