Мунча - ял итү урыны, әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәндә, ул куркыныч чыганагы булып калырга мөмкин.
Янгыннарның төп сәбәпләре:
Мич яки морҗада ватык урыннар - ярыклар, ут кабу, корым туплану.
Мичнең артык кызуы - мич артык каты ягу яки янучан сыеклыклар куллану.
Начар изоляция - агач өслекләр мичкә бик якын торганда.
Ут чыбыклары белән проблемалар - сыйфатсыз үткәргечләр, ут челтәренең артык каты йөкләнеше.
Саксызлык – сүнеп бетмәгән күмер, тәмәке тарту.
Янгынны чыкмасын өчен ниләр эшләргә?
Мичне һәм төтен юлын даими тикшерегез, корымны чистартыгыз.
Стеналарны һәм киштәләрне янмый торган материаллар белән тышлагыз.
Электр чыбыкларын сузуны профессионалларга гына тапшырыгыз.
Мичне караучысыз калдырмагыз, ягар өчен бензин кулланмагыз.
Янгын сүндергечне яки ком салынган чиләкне кул астында тотыгыз.
Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк! Сак булыгыз.
73нче бүлек инструкторы Г. Батршина