73нче янгын сүндерү бүлегендә киңәшмә: объектларның янгын куркынычсызлыгына контрольне көчәйтү

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

1 июльдә 73 нче янгын сүндерү бүлегендә инженер-инструкторлар составы белән киңәшмә булды.

Чара вагон - йортларның һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд башлануга бәйле рәвештә оештырылды.

Киңәшмә йомгаклары буенча саклана торган объектларны әлеге объектлардан файдаланучы җаваплы затлар белән бергә тикшерүне дәвам итү бурычы куелды.

Төп игътибар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә биреләчәк, шул исәптән:

янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеге;

янгын сүндерүнең беренчел чаралары булу һәм аларның торышы;

янгынга каршы су запасын тәэмин итү;

су чыганакларының торышын тикшереп тору;

территорияләрне коры үләннән, куаклардан һәм җиңел яна торган чүп-чардан вакытында чистарту.

Мондый тикшерүләр саклана торган объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрергә һәм хокук бозу очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

73нче бүлек инженеры Виктор Морозов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International