Нурлатта сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Кичә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган тантаналы митинг булды.

Чара хәтер һәм дан мемориаль комплексы территориясендә узды. Ачык һавада узган искә алу чарасы Ватанны саклаучыларның төрле буыннарын берләштерде. Бирегә җыелучыларның төп өлешен хәрби хәрәкәтләр ветераннары – төрле локаль конфликтларда һәм хәрби кампанияләрдә катнашучылар тәшкил итте. Алар янында бүген Ватаныбыз чикләрен саклаучылар – өлкән иптәшләренең данлы традицияләрен дәвам итүче махсус хәрби операциядә катнашучылар басып тора.

Тантана Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Монумент итәгенә салынган алсу канәферләр һәм розалар - кулларына корал тотып илнең иминлеген саклаучыларга нурлатлыларның тирән рәхмәт билгесе.

Тантанада катнашучыларга Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеевтан рәхмәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады. Үзенең чыгышында ул түбәндәгеләрне ассызыклады:

"Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм хәрби бурычка тугрылыгыгыз – ул безнең үрнәк тарихыбыз һәм яшьләр өчен ватанпәрвәрлекнең какшамас нигезе. Сезнең хәрби хезмәтегез һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен сезнең алда баш иябез!"- дип мөрәҗәгать итте Дамир Ишкинеев митингта катнашучыларга.

Митинг тантаналы, хөрмәт һәм бердәмлек рухында узды. Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәлак булган геройларны искә алу хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан итте. Чарада катнашучыларга «Сугышчан туганлык»ның Нурлат бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров та мөрәҗәгать итте.

Тантаналар үзәк паркта сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында дәвам итте. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин котлады. Чара бүләкләүгә бай булды, Дамир Ишкинеев һәм Ришат Сафиуллин тантанада катнашучы хәрби ветеран сугышчыларга гына түгел,  сугышчыларның ышанычлы тылын тәэмин итүчеләргә дә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мемориал территориясендә сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Түбән Нурлат территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев төзегән яңа арт-объектның ачылуы чараның әһәмиятле өлеше булды.

Бу чаралар Нурлатта Ватан өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы турында истәлекләрне хөрмәт белән саклауның тагын бер якты дәлиле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International