Нурлат проекты «Күрше-фест» күпфатирлы йорт ишегалды чаралары халык конкурсында җиңүче яулады

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Республикакүләм «Күрше» ишегалды чаралары халык конкурсына йомгак ясалды!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган «Курше-фест» ишегалды чаралары халык конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

585 гаризадан экспертлар тарафыннан 64 проект сайлап алынган, алар тиздән республика халкын сөендерәчәк. Конкурс Татарстанның барлык 45 районын да колачлады.

Нурлат районыннан 12 гариза бирелгән. Җиңүче булып “Нурлат йолдызлыгы” социаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы проекты танылды. Проектның авторы - Резеда Әкрамовна Гиняева.

 

"Безнең проект күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында Сәлимҗанов, Гагарин һәм Карл Маркс урамнарында урнашкан 7 күпфатирлы йортта яшәүчеләрне колачлаячак 3 төрле форматлы чара үткәрергә планлаштырабыз. Бу- “Гастрономия фестивале”, “Биюфест", “Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм-фестиваль. Безнең вакыйгалар күршеләргә якыннанрак танышырга, традицияләр белән уртаклашырга һәм чын ишегалды бердәмлеге атмосферасы тудырырга ачык сәбәп булыр дип ышанабыз!"- диде Резеда Әкрамовна.

15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр республика ишегалларында концертлар, мастер-класслар, гаилә бәйрәмнәре, лекцияләр, гастрономия ярминкәләре һәм башка бик күп чаралар узачак. Яңалыклар турында белдерүләрдән  күзәтеп барыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International