Хокук бозуларны профилактикалауның район ведомствоара комиссиясе утырышы Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.
Утырышта көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрне карадылар. Комиссия секретаре Александр Ханеня комиссиянең алдагы утырышын үтәү протоколы белән таныштырды.
Аннары ведомствоара комиссия әгъзалары аерым мәсьәләләр буенча мәгълүматны тыңлады. Әйтик, Россия МФ ФКУ УИИ УФСИНның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат бүлеге башлыгы Илмир Дәүләтшин җинаять-үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән кайткан затлар, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән мәҗбүри эшләргә һәм иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган башка җәза чараларына индивидуаль профилактик эшнең оештырылуы турында сөйләде.
Биредә үк Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Николай Колесников исерек хәлдә булганнарның җинаять кылуына бәйле оператив вәзгыять, әлеге категориядәге хокук бозуларны киметү һәм профилактика чаралары турында сөйләде.