Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге зур янгынга сәбәп булырга һәм бәла – казага китерергә мөмкин, - дип искә төшерә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, гражданнарны максималь уяулыкка чакырып.
Тәмәке тартканда игътибарсызлык һәм ваемсызлык ел саен фаҗигале нәтиҗәләргә китерә, дип ассызыклый янгын сүндерүчеләр.
Шуңа бәйле рәвештә, ведомство тәмәке тартучылар өчен берничә мөһим киңәш бирә:
Тәрәзәләрдән һәм балконнардан тәмәке төпчекләрен ыргыту тыела: сүнмәгән тәмәкеләрне һәм көлне фатирларның тәрәзәләреннән һәм балконнарыннан ташлау катгый тыела. Бу балконнар, коры үлән яки чүп-чарга ут кабуына китерергә мөмкин.
* Дөрес көл савытларын сайлау мөһим: тәмәке тарту өчен зур, тирән һәм янмый торган көл савытларын гына кулланырга кирәк. Аларның тулуын даими күзәтеп тору һәм барлык тәмәке төпчекләренең тулысынча сүндерелгәнлегенә инанып, вакытында чистарту мөһим.
* Ятакта тәмәке тарту куркынычы барлыгын онытмагыз: беркайчан да ятакта тартмагыз, бигрәк тә йокымсыраган яки исерек хәлдә. Бу үлем белән тәмамланган "урын-җир" янгыннарының иң киң таралган сәбәпләренең берсе.
* Автомобильдә барганда тәмәке тарту тыела: хәрәкәт итүче автомобиль тәрәзәсеннән тәмәке төпчекләрен ыргытмагыз. Бу юл буендагы коры үсемлекләргә ут кабу куркынычын тудыра, бигрәк тә эссе һәм җилле көннәрдә.
* Якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз: тәмәке тартучы туганнарыгызны һәм якыннарыгызны, бигрәк тә исерек хәлдә булганнарны игътибарсыз калдырмагыз. Мондый халәттә кеше вәзгыять контролен югалта һәм янгын чыгуын күрмичә калырга да мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра. Шуны истә тотыгыз: бу гади, әмма тормыш өчен мөһим саклык чараларын үтәү кеше гомерен дә, мөлкәтне дә саклап калачак. Әлбәттә, тәмәке тартуның сезнең сәламәтлеккә зыян китерүен дә истән чыгармагыз!
73нче бүлек инструкторы Таңсылу Әхәтова