Сайлаулар быелның 14 сентябрендә узачак.
Нурлат муниципаль районы Советының утырышлар залында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең XXXVIII конференциясе узды.
Конференцияне Нурлат җирле бүлеге секретаре Дамир Ишкинеев үткәрде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.
Конференция барышында делегатлар 5 төп мәсьәләне карады һәм алар буенча бертавыштан карар кабул итте. Дамир Ишкинеев «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе бурычлары белән таныштырды. Ул җирле бүлекчә эшенең өстенлекле юнәлешләрен, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, партия проектларын гамәлгә ашыруга һәм халык белән багланышларга юнәлдерелгән максат һәм бурычларны билгеләде. Билгеләп үтелгәнчә, бердәмроссиялеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка сайлауларда район муниципаль берәмлекләрендә 164 мандат алырга ниятли. "Безнең бурыч-җирле депутатларның нәтиҗәле эшләүче корпусын булдыру", - диде Дамир Азат улы.
Бер мандатлы сайлау округлары буенча Нурлат муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү үзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Конференциядә катнашучылар булачак сайлауларда катнашу өчен кандидатураларны карады һәм яшерен тавыш бирү юлы белән уңай карар кабул итте.
Конференциядә шулай ук сайлау алды программасы игълан ителде, сайлауларда катнашуга бәйле мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен партиянең җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советына тапшыру турында карар кабул ителде һәм Нурлат җирле бүлекчәсенең сайлау берләшмәсенең тулы, кыскача исеме һәм эмблемасы турындагы мәсьәлә каралды.
«Бердәм Россия»нең Нурлат җирле бүлегенең XXXVIII конференциясе партиянең актив әгъзаларын бүләкләү белән тәмамланды.
Конференция оешкан төстә һәм нәтиҗәле үтте, якындагы чорга партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлегенең бигрәк тә сайлауларга әзерлек юнәлешендәге төп чаралары билгеләнде.