Нурлатта «Татарстанда - җәй» республика программасы кысаларында мавыктыргыч җәйге сәяхәт дәвам итә.
Сентябрьгә кадәр шәһәр халкын һәм кунакларны онытылмас хисләр, иҗади очрашулар, спорт ярышлары һәм гаилә бәйрәмнәре көтә.
Иртәгә үк, 1 июльдә, күңел ачу чаралары «Гаилә» скверында башлана! Көндезге 16:00да "Шаян балалар!” мәдәни чарасы узачак.
Рөстәм Миңнеханов хуплаган инициатива һәр җәйне бәйрәмчә мизгелгә әйләндерә.
Концертлар, фестивальләр, күргәзмәләр һәм спорт ярышлары — һәркем күңеленә хуш килер! Татарстанда җәй - шатлык, яңа танышулар һәм яхшы традицияләр чоры. Чараларга сез дә кушылыгыз!