Нурлатта узган “Уяв”та Рөстәм Миңнеханов җирле волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде

2025 елның 29 июне, якшәмбе

Бүген Нурлатта зур колач белән чуваш мәдәниятенең республикакүләм бәйрәме узды.

Нурлатта “Уяв” бәйрәмендә ике мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган аерым зур экспозиция күрсәтелде.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә СВО ихтыяҗлары өчен җирле волонтерлар җитештерә торган продукция күрсәтелгән күргәзмә белән танышты. Бәйрәм кунакларына үз эшчәнлекләре турында «Барысы да җиңү өчен. Нурлат», «Сугышчан бердәмлек», «Үзебезнекеләр өчен тегәбез», «Җиңү өчен тәм-томнар», «Нурлат маскировка челтәре» волонтерлык берләшмәләре, актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге активистлары сөйләде.

Бәйрәм кунакларының игътибарын сугыш хәрәкәтләре зоналарыннан алып кайткан сугышчан автомобильләр күргәзмәсе җәлеп итте. Чарада катнашучылар өчен кайнар ботка һәм чәй белән кыр кухнясы оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында волонтерлар ярдәменең әһәмиятен ассызыклады.

"Бүген без волонтерлар белән аралашу мөмкинлеген алдык, Нурлат районының махсус хәрби операциягә никадәр ярдәм итүен күрдек. Әйдәгез, бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә алкышлар белән рәхмәтебезне белдерик", - диде Рөстәм Нургалиевич

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International