Татарстан һәм Чувашия Башлыклары Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев катнашында Нурлатта киң колач белән чувашларның “Уяв” милли бәйрәме узды

2025 елның 29 июне, якшәмбе

Чуваш мәдәниятенең республика бәйрәменә Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын чуваш халык җырын башкаручылар һәм этнографик ансамбльләр җыелды.

Бүген Нурлат чуваш халык мәдәнияте үзәгенә әверелде – биредә зур колач белән республикакүләм “Уяв” милли бәйрәме узды. Тантананың мәртәбәле кунаклары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, шулай ук Россия Герое, «Россия чувашларының федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Николай Гаврилов булды.

Нурлатлылар Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә кунакларны киң-күңелле нурлатча  ихластан һәм икмәк-тоз белән каршы алдылар: капка төбендә милли ризыклар, җыр-биюләр белән, ә балалар кунакларга чын күңелдән сәламнәрен тапшырды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган экспозиция аерым урын алды. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары һәм волонтерлар белән аралашты, районда СВО ихтыяҗлары өчен җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады. Волонтерлык оешмалары вәкилләре үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, кунакларны кыр боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар, сугыш хәрәкәтләре зоналарыннаналып кайткан хәрби автомобильләрне күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев Нурлат волонтерлары белән СВО уздырылган барлык төбәкләрендә булган истәлекле әләмгә имзаларын куйды.

Кунаклар чуваш мәдәнияте атмосферасына чумды: традицион милли йорт ишегалларын, мәктәпне, тегермәнне карадылар, сельпода булдылар, ә Нурлатның атаклы Чекан-бабае Ильяз Гыйльманов остаханәсендә бәйрәмгә чыгарылган истәлекле тәңкә суктылар. Чуашларның милли ризыгы «Йава»ны татып карау онытылмас тәэсир калдырды.

Бәйрәм мәйданын халык һөнәрчелеге ярминкәләре бизәде, анда осталар төрледән-төрле бизәнү әйберләре, костюмнар, уенчыклар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен тәкъдим итте. Һәр мәйданчыкта тематик мастер-класслар узды. Кунаклар һөнәрчеләрнең эшен күзәтте, чувашларның матур милли туй йоласының шаһитлары булды.

«Уяв гүзәле», «Уйна, гармун», «Чуваш биюе» конкурсларында һәм «Аталан» яшьләр иҗаты фестивалендә катнашучылар иҗади атмосфера тудырды. Кунакларны чуваш язучылары да каршы алды. Хөрмәтле кунаклар күргәзмәләр белән танышып, төп сәхнәгә таба атлады.

Театральләштерелгән тамашадан соң кунакларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады:

"Уяв милли традицияләрне саклап калу үрнәге генә түгел, мәдәниятләрне үзара баетуга да ярдәм итә, шулай ук Татарстанда һәм Россиядә яшәүче милләтләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Бүген Нурлатта уза торган “Уяв” бәйрәме Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективларын җыйды. Чувашлар безнең якларда элек – электән хезмәт сөючәнлекләре, кунакчыллыклары һәм яхшылыкка омтылулары белән дан тотканнар», - диде Дамир Азат улы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бәйрәм географиясен киңәйтүгә һәм республиканың милли сәясәте өстенлегенә басым ясады.

"Республикада яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау безнең өчен һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм булачак та. Традицион милли бәйрәмнәргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Быел рус Каравоны, татар Сабан туе, мари Семыгы, мордваларның Валда шинясь, удмуртларның Гырон быдтоны уңышлы узды. Бүген “Уяв” кунакчыл Нурлат җирендә уза", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул “Уяв”ны күпмилләтле Татарстанның мәдәни символы дип атады һәм нурлатлыларга бәйрәмне оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.

Чувашия Башлыгы Олег Николаев Татарстан җитәкчелегенә республика территориясендә яшәүче халыкларга ярдәмнәре, мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар тудырулары өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми өлеш Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев тарафыннан чуваш халкының милли-мәдәни традицияләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

“Уяв” бәйрәменең традицион һәм иң мавыктыргыч финалы - зур әйлән-бәйлән әйләнү булды. Аңа тантанада катнашучыларның барысы да кушылды, алар күп гасырлык халык традицияләре нигезендә кешеләрнең бердәмлегенең масштаблы һәм якты символын күрсәтте.

Бәйрәм иҗат коллективлары чыгышлары, конкурслар, «Керешү» милли көрәше, күңел ачу уеннары белән дәвам итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International