Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Уяв” чуваш милли бәйрәмендә катнашу өчен Нурлатка килде.
Югары дәрәҗәдәге кунакларны мәйданда тантаналы рәвештә борынгы традиция буенча каршы алдылар: Уяв символикасы төшерелгән кепка бүләк иттеләр, милли тәм – томнар - чәк-чәк һәм традицион чуваш сырасы белән сыйладылар. Мөхтәрәм кунакларга шулай ук чуваш халык биюеннән өзек тә тәгъдим ителде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов чувашларның көнкүреше һәм милли ризыклары белән таныштырган бәйрәмчә бизәлгән өйләр күргәзмәсен карады. Татарстан Рәисе чуваш милли ризыгына – таралып торган камырдан бал кушып, кабартып пешерелгән “Йава” ризыгына аерым игътибар бирде, аның тәмен югары бәяләде.
Бәйрәмнең мөһим вакыйгасы - биредә үткәрелгән милли традицияләр буенча уздырылган чуваш туе булды. Рөстәм Миңнеханов яңа өйләнешкән яшь парларны шәхсән үзе котлады, алар белән истәлеккә фоторәсемгә төште. Бәйрәм программасында шулай ук кунакларны чуваш көнкүреше, халык уеннары һәм традицияләре белән таныштыру, бай эчтәлекле концерт программасы һәм традицион күмәк әйлән-бәйлән уздыру планлаштырылган.