Нурлатта тыл хезмәтчәне Мария Павловна Тетинаны 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Мария Павловна Мордовиядә туган. Аның сугыш уты көйдергән балачагы иртә тәмамлана. Әтисе сугышта һәлак була, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы тормыш авырлыклары әнисенең җилкәсенә төшә, аңа ялгызы гына 3 баланы күтәрергә туры килә.
Мария Павловна 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң мәдәни-агарту мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлый һәм авыл клубында мөдир булып эшли башлый.
1953 елда Анатолий Михайловичка кияүгә чыга, өч елдан яшь гаилә Нурлатка яшәргә күченә. Биредә Мария Тетина эшчәнлек өлкәсен үзгәртә һәм ДЕПОда компрессор җайланмасы машинисты булып эшли башлый, аннары машина төзү заводына кадрлар буенча белгеч булып күчә, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.
Тормыш иптәше белән бергә алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы һәм уллары инде вафат, Мария Павловна кызы белән бергә гомер итә, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенә, оныкларының оныклары да бар инде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Мария Павловна тормышка карата кызыксынуын югалтмый. Рәхәтләнеп үз бакчасында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерә, күршеләре белән аралаша, ел саен гражданнар сугышы корбаннары һәйкәлен төзекләндерүдә катнаша – быел, мәсәлән, аның территориясендә чәчәкләр утырткан.
Ә бүген Мария Павловна юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аңа җылы сүзләр, изге теләкләр һәм бүләкләрне район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ралия Ханиева тапшырды.