Нурлатта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар

2025 елның 28 июне, шимбә

Тантаналы чара шәһәр Мәдәният сараенда узды.

Сәхнәгә 57 уку отличнигы күтәрелде. Аларның 33е «Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын медальләргә лаек булды.

Укучыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков котлады.

"Бүләкләрне сезгә яхшы укуыгыз һәм белемгә омтылуыгыз өчен тапшырабыз. Шулай ук тырыш, максатчан булып калыгыз, югары уку йортларында укуыгызны дәвам итегез, һөнәр алыгыз, уңышлы булыгыз, илебез һәм Нурлат районы патриотлары булып калыгыз. Укуны тәмамлагач, без сезне биредә эшкә кайтуыгызны көтәбез. Укытучыларга, мәктәп директорларына биргән сыйфатлы белемнәре өчен, ә ата – аналарга балаларга ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт. Сезгә бәхет һәм игелек телим. Без сезнең белән горурланабыз!"- диде Дамир Азат улы.

 

Александр Шадриков чыгарылыш сыйныф укучыларын республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән котлады.

"Аттестат - зур тормышка билетыгыз ул. Бар уй – хыялларыгыз чынга ашсын. Алдыгызга төгәл максатлар куеп атлагыз», - диде ул.

Кунаклар катнашында «Укудагы аерым уңышлары өчен» I дәрәҗә медаль ияләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быелгы йөз балл җыючыларны шулай ук Богдана Евграфова (Егоркино мәктәбе), Рифат Абдрахманов (Фома мәктәбе), Диана Мөхәммәтҗанова һәм Алия Ураева (1нче мәктәп) тәбрикләделәр. Алар район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.

Фома авылыннан Рифат Абдрахманов химия буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган.

"Югары нәтиҗәгә озак, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелде. Укытучы Нурзия Марат кызы Әһлиуллинага ярдәм иткәне өчен рәхмәтле, шулай ук онлайн-мәктәптә дә репетитор белән өстәмә шөгыльләндем. Медицина уку йортына керергә ниятлим, Мәскәү һәм Казандагы вариантларны карыйм", - дип уртаклашты ул.

Рифат Казан дәүләт медицина университетында 5 нче курста укучы апасы Рәзилә эзләре буйлап баруын әйтте.  

Шулай ук котлауларны II дәрәҗә медаль ияләре кабул итте - быел алар 24. Бүләкләрне мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина тапшырды.

«Быел 11нче сыйныфны 225 укучы тәмамлады, шуларның 57се медальгш лаек булды, узган ел белән чагыштырганда 13кә күбрәк. Медаль алучылар саны буенча шәһәр гимназиясе лидер: физика - математика классын тәмамлаган 14 укучының 11е БДИны 80нән күбрәк баллга тапшырды", - дип билгеләп үтте ул.

Гимназиядә барлыгы 16 уку отличнигы бар. Алар арасында - технология буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, «Профессионаллар-2024» чемпионаты призеры («Мода технологиясе» компетенциясе) һәм «Традицияләр варислары» фестиваленең республика этабы җиңүчесе Алина Ефимова. Ул һәм аның остазы, технология укытучысы Наталья Кутузова «Татнефть» хәйрия фондының махсус бүләкләре тапшырылды. Сертификатларны аларга «Татнефть» хәйрия фондының «Сәләтле балалар» мәгарифне үстерү һәм аңа ярдәм итү программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин тапшырды.

Укучыларны укытучылар, ата-аналар, дуслары, беренче сыйныф укучылары да котлады. Күңелне нечкәртә торган көйләр яңгырады, чара исә «Мәктәп, мәктәп, сине сагынам» традицион җыр белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International