Нурлат “Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссиякүләм эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылды

2025 елның 27 июне, җомга

Бу юлы Нурлат аграр техникумы вакансияләр ярминкәсен уздыру мәйданчыгына әйләнде.

Чарада студентлар һәм уку йортын тәмамлаучылар, шулай ук эш эзләүче нурлатлылар катнашты. Актлар залы сәхнәсендә эш бирүчеләр чыгыш ясады, алар үз оешмаларындагы буш вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында сөйләделәр.

Нурлаттан Айдар Мортазин быел «Агрегатларга, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча аграр техникумны тәмамлаган. Ул туган шәһәрендә калырга планлаштыра һәм хәзер эш эзли, мөмкин булган вакансияләрне өйрәнә. Эшкә урнаштыру ярминкәсенә ул уңайлы урын табарга килгән.

"Эш бирүчеләр белән якыннанрак танышырга, аларның нинди һөнәрләр тәкъдим итүләрен һәм нинди хезмәт хаклары түләргә әзер булуын белергә телим. Туры килә торган вазыйфа тапсам, эшкә урнашу мөмкинлеген дә кире какмыйм", - дип билгеләде ул.

Нурлат халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлфинә Кәбирова сүзләренә караганда, ярминкә вакытында эш бирүчеләр 400дән артык вакансия биргән.

"Ярминкә барышында эш эзләүчеләр мәгълүмат ала, компанияләр вәкилләре белән эшләү шартлары турында фикер алыша, шулай ук урында әңгәмә узарга мөмкин иде», – дип өстәде ул.

Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе өченче мәртәбә узды, ә 2025 елдан чара «Кадрлар» илкүләм проектына кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International