Конференция Казанда, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе делегациясе бүлекчә секретаре Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVIII конференциясе эшендә актив катнашты. Конференциядә делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазыйфасына кандидатны күрсәтте, Татарстан төбәк бүлегенең сайлау алды программасын кабул итте һәм сайлаулар уздыруга бәйле башка мөһим мәсьәләләрне карады.
Региональ дәрәҗәдәге конференциядә катнашу Нурлат бердәмроссиялеләренә партиянең республикадагы мөһим вакыйгага әзерлеген билгели торган төп карарларга үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирде.