25 июньдә Нурлат муниципаль районына эш визиты белән Татарстанның ГИСУ директоры урынбасары Виктор Никитенко килде. Күчмә киңәшмә кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Бәхтияров һәм подряд оешмалары вәкилләре белән социаль әһәмияткә ия объектларны карады.
Кариев урамының өченче чиратын төзекләндерүдән башладылар. Биредә брусчатка, асфальт һәм газон җәю өчен нигез салу эшләре актив алып барыла, бордюрлар куела. Тиздән җәмәгать пространствосы заманча кече архитектура формалары, мәгълүмат стендлары һәм сыйфатлы яктырткычлар белән җиһазландырылачак.
Мәгариф объектларына аерым игътибар бирелде. 9нчы урта мәктәпнең түбәсенә капиталь ремонт ясала, демонтаж эшләре алып барыла. 8нче мәктәптә спорт залын төзү дәвам итә, хәзер анда электромонтаж эшләре башкарыла.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы инспекциянең мөһим пункты булды. Ремонт эшләре 53%ка башкарылган - инженерлык челтәрләрен монтажлау, стеналарны штукатурлау һәм шпаклевкалау, бүлемнәрне урнаштыру бара.
Шулай ук социаль учреждениеләр - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Нурлат интернат-йорты һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау торышы тикшерелде. Объектларда инженерлык челтәрләрен алыштыру, плитка урнаштыру, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру эшләре башкарыла. Җиһазлар кайтару көтелә.
Аксумла авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелеше барышын тикшерделәр, анда әзерлек 47% тәшкил итә - түбәдә эшләр башкарыла.
Эш визиты барышында Нурлат шәһәренең су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү буенча масштаблы проектка аерым игътибар бирелде. «Альтаир-1» подряд оешмасы вәкилләре белән берлектә планлаштырылган реконструкция маршруты җентекләп тикшерелде.
Барлык объектларда да хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә, хезмәткәрләрнең индивидуаль саклану чараларын куллану таләпләрен үтәвенә аерым игътибар бирелде. Подрядчыларга эшләрне башкарганда куркынычсызлык нормаларының барысын да тайпылышсыз үтәү зарурлыгы күрсәтелде.
Киңәшмә барышында подряд оешмалары тарафыннан башкарыла торган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелде һәм объектларны тапшыру срокларын үтәү тиешлеге искәртелде.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру - районыбызның инфраструктурасын үстерүдә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим адым!