Равил Хәмидуллин район газетасы һәр йортка килергә тиеш дип саный

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

«Дуслык»(«Дружба», «Туслах») район газетасына чираттагы язылу кампаниясе Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте директоры Равил Хәмидуллин катнашында узды.

“Язылу белән ярдәм итә алуыма һәрвакыт шатмын, бу бик кирәкле эш", – дип, Равил Сәмигуллович махсус хәрби операциядә катнашучыларга район газетасын яздыру өчен акча бүлеп бирде. Әйтик, «Өйдән хәбәрләр» акциясе кысаларында киләсе яртыеллыкта тагын 17 сугышчы алгы сызыкта ук туган ягыбыздан килгән газетаны укыячак.

«Өйдән хәбәрләр» акциясенә шулай ук «Нурлат-Агро» генераль директоры Мирас Нуриҗанов, Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Роман Чахмахчев, «Нурлатгаз» ЭПУ башлыгы Альберт Галәветдинов та кушылды. Хәйрия кампаниясе кысаларында алар 20 данәдән артык район газетасын яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International