Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Корбан ашы узды

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Мәҗлесне район Башлыгы Дамир Ишкинеев җирле мөхтәсибәт белән берлектә оештырды.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Татарстанның Көньяк төбәге казые, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, шулай ук дин әһелләре, Нурлат районы учреждениеләре җитәкчеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Чара башланыр алдыннан барлык кунакларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәрәкәт телим. Тиздән тынычлык урнашсын, якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, изге гамәлләребезгә фатиха бирсен!"- диде Дамир Азат улы.

Чарада шулай ук Татарстанның көньяк төбәге казые, күптән түгел генә бу вазыйфага сайланган Мөхәммәт хәзрәт Кыямовны да тәкъдим иттеләр. Ул Нурлат районы мәчетләре имамнары белән йолаларны үтәгәндә һәм дин тәгълиматларын аңлатканда дини кануннарны үтәү мәсьәләләрендә тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Айрат хәзрәт Әюпов нурлатлыларга Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Рәсми өлештән соң кунаклар мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында аралашуларын дәвам итте, аннары өйлә намазы укылды.

"Тәгълим үзәгендә Корбан мәҗлесе үткәрү күркәм традициягә әверелде - биредә бөтен шартлар да бар. Быел без халыктан бер ярым тоннадан артык корбан ите алдык. Бер өлешен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән район халкына тараттык, ә бер өлешен Тәгълим үзәгендәге ярдәм пунктында мохтаҗларны тукландыру өчен файдаланачакбыз», – дип билгеләп үтте Нурлат районы имам-мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International