Кариев бульварында ата-аналар белән күнегүләр: иикүләм проектлар гамәлдә!

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең 12нче номерлы «Буратино»  балалар бакчасы Г. Кариев исемендәге яңартылган бульвар территориясендә «Ата-аналар белән күнегүләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде! Бу матур парк «Тормыш инфраструктурасы» илкүләм проекты кысаларында сафка бастырылды.

Әлеге проект үсеп килүче буынның гармонияле үсешен һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул гаиләгә ярдәм итүгә, балаларның сәламәтлеген ныгытуга, мәгариф һәм мәдәниятне үстерүгә, шулай ук аларның тормышы өчен имин һәм уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән төрле чараларны һәм программаларны үз эченә ала. Һәм без әлеге иркен паркны шундый мөһим чаралар өчен куллана алуыбызга бик шатбыз.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләде, биредә балалар һәм ата-аналар күңелле күнегүләрне бергәләп башкарды. Бик уңай, энергияле булды, иң мөһиме, гаиләләрнең дәртләнеп, бергә вакыт уздыруларын күрү бик күңелле һәм кызыклы!

Барлык катнашучыларга елмаюлары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт! Мондый чаралар — илкүләм проектларның шәһәребез халкына актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр тудыруда ярдәм итүенең менә дигән үрнәге!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International