Иске Чаллы мәктәбендә "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында азык-төлек блогын ремонтлау башланды

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбе»ндә азык-төлек блогына капиталь ремонтлау башланды. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын һәм укучыларны укыту һәм аларның ныклы үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Иң яхшысын -  балаларга» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Азык-төлек блогын яңарту мәктәп укучыларын һәм персоналын тукландыруны оештыруны шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Заманча җиһазлар һәм ремонтланган бүлмәләр барлык санитария нормалары үтәлүен тәэмин итәчәк һәм ризык әзерләүнең сыйфатын яхшыртачак. Бу - балаларның сәламәтлеген ныгытуда һәм аларга мәгариф учреждениесендә белем бирүдә уңайлы мохит тудыруда мөһим адым.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге күп тапкырлар мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының югары социаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады. "Мәгариф учреждениеләре инфраструктурасына инвестицияләр - ул безнең балаларыбызның киләчәгенә керткән өлеш. Без аларның  укуы, үсеше һәм сәламәт туклануы өчен иң яхшы шартларны тудырырга омтылабыз", - дип билгелиләр Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгында.

Ремонт эшләре заман таләпләрен исәпкә алып башкарыла һәм билгеләнгән вакытта тәмамланырга тиеш. Мәктәп гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк, ә администрация укучылар һәм педагоглар өчен мөмкин булган уңайсызлыкларны киметү өчен бөтен көчен куячак.

Ата-аналар һәм укучылар мәктәп инфраструктурасы мәсьәләләрен кайгыртулары өчен инде рәхмәт белдерәләр. "Балаларыбызга уңайлы шартлар тудырылуы бик күңелле. Сәламәт туклану - яхшы укуның нигезе, - дип фикерләре белән уртаклаша бер укучының әнисе.

Мәгариф өлкәсендәге илкүләм һәм төбәк проектлары белем бирү процессын куркынычсыз, технологик һәм уңайлырак итү юнәлешендә Татарстан мәктәпләрендәге шартларны үзгәртүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International