Нурлат укучылары Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашып, бүләккә лаек булды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Нурлат районы җәмәгать судында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ул бөек еллар даны мәңге тынмас!" балалар рәсеме күргәзмәсендә катнашучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Чарада суд рәисе Альбина Никитина, җәмәгать судьялары Мингәрәй Миңнегалимов һәм Светлана Смирнова катнашты. Алар Татарстан Республикасы Югары Суды һәм судьялар Советыннан дипломнар, шулай ук 3нче мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Асель Закировага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Альбина Никитина балаларга конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләде. "Сезнең илһам учаткылары беркайчан да сүнмәсен,  яңа идеяләр йөрәкләрне шатлык белән тутырсын!"- дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International