Нурлатта ике урамда юл хәрәкәте вакытлыча туктатыла

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Иртәгә, 24 июньдә, сәгать 6:00дан 19:00 сәгатькә кадәр Сәлимҗанов һәм Козлов урамнарында (боҗрадан алып Совет урамына кадәр) автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

Вакытлыча уңайсызлыклар асфальт өслекне - бетон катламын урнаштыру эшләрен башкару белән бәйле.

Машина хуҗаларын вакытлыча туган уңайсызлыкларга аңлап карарга һәм хәрәкәт итү маршрутын алдан планлаштырырга сорыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International